Get Mystery Box with random crypto!

ҮЛГӘННӘН СОҢ ҮТӘЛГӘН ӘМАНӘТ Быел чыршылар шулкадәр матур булы | Акчарлак газетасы

ҮЛГӘННӘН СОҢ ҮТӘЛГӘН ӘМАНӘТ

Быел чыршылар шулкадәр матур булып чәчәк атты. Сез игътибар иттегезме? Чыршы сирәк чәчәк ата бит. Рушатлар капка төбендә бигрәк тә матур булып утырды алар. Хуҗа гына юк...

Аны күмгәндә еламаган кеше калмагандыр. Бигрәк үкенечле, вакытсыз китте шул. Урам буйлап чакрымнарга сузылган соңгы юлга озатучылар мәрасиме... Рушат Рәхимов – минем күрше егете. Бергә Мөслим телевидениесендә эшләдек.
Ул минем адашыма – Гөлназга өйләнде. Өч уллары туды. Безнең белән чиктәш Башкортстанның Бакалы районында бизнес белән шөгыльләнде Рәхимовлар. Әллә ничә тораклы зур комплекс төзеп, тавык үстерү-сату эшенә ныклап кереп киттеләр.

Алдан сиземләү булганмы, Казанда өч улына һәм үзләренә дүрт фатир алып куя Рушат. Исәбе – әкренләп торырлык хәлгә китерү була. Берсенә евроремонт та ясата. Атна саен барып, балаларын ял көннәренә шул фатирга алып чыга торган була алар. Кредитлар ала-ала үстергән бизнесы табышлы итә гаиләне...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 26 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Гөлназ ШӘМСИ.