Get Mystery Box with random crypto!

'БУ ЭШ БЕЛӘН ҺӘРВАКЫТ ИПИЛЕК АКЧА ЭШЛӘП БУЛАЧАК' Кичке алтыла | Акчарлак газетасы

"БУ ЭШ БЕЛӘН ҺӘРВАКЫТ ИПИЛЕК АКЧА ЭШЛӘП БУЛАЧАК"

Кичке алтылар тирәсе. Яшел Үзән районы Норлат авылында йөрибез. Берәүләрнең бакчасында зур теплица күрдек тә, машинабызны туктаттык. Хуҗабикә үзе дә өй тирәсендә генә булып чыкты. Җиләк үсентеләре (рассада) белән кайнаша иде. Гүзәл Гариповага 45 яшь, Казан кызы. Биш бала әнисе. Сатучы булып эшләгән. Өч ел элек бирегә күченеп кайткан, йорт сатып алган.

– Ничек авылга кайтырга булдыгыз? – дим.
– Җиләк үстерәсем килде. Сату өчен аны быел беренче тапкыр утыртам әле. Әле һаман өйрәнү юлында мин. Өйрәнеп бетеп булмый. Ун ел элек күрше авылда ирем белән бергә җир арендалап, үсентеләр сату эшен оештырган идек. Ул вакытта кыяр, помидор, җиләк үрентеләре саттык. Соңрак ул эштән туя башлады. Авылдагы йортын сатып китте. Җир белән эшләгәндә уңыш һава торышына бәйле бит. Минуска киткән чаклар да була.

– Җиләк үрентеләрен кайдан кайтартасыз?
– Голландиядән.

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК 26 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Нәзилә ХУҖИНА.