Get Mystery Box with random crypto!

'НИ КҮРӘМ, ШУНЫ ӨЙГӘ ТАШЫЙМ' Югары Ослан районының Яңа Болгар | Акчарлак газетасы

"НИ КҮРӘМ, ШУНЫ ӨЙГӘ ТАШЫЙМ"

Югары Ослан районының Яңа Болгар авылына кереп барганда игътибарны пальмалар үсеп утырган бакчалы йорт җәлеп итте. Яннарында карачутыр “кешеләре” дә басып тора. Ишегалдына кердем. Кулына кычытканлы җим салынган табак тоткан хуҗабикә, баскыч төбендә хуҗа күренде. Нинди максат белән керүемне аңлаткач, Миңнуллиннар гаиләсе белән якыннанрак таныштык. Гөлзәмия апа математика һәм физика фәннәре укытучысы булып эшләгән. Ә Фәрит абый шушы авыл мәктәбендә директор, соңыннан Мәрҗани исемендәге Тарих институтында хезмәт куйган. Филология фәннәре кандидаты. Хәзер икесе дә лаеклы ялда.

– Бу кадәр матурлыкны кайсыгыз ясады? – дим, коймага төрле төстәге шешә капкачлары кагып ясалган рәсемгә ишарәләп.
– Гөлзәмия апаң бу эштә оста, идеяләре аныкы. Мин ярдәмче генә, – ди Фәрит абый кеткелдәп.

– Эшләнмәләрегезне карарга керүчеләр бармы?
– Кызыксынучылар бар...

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ 6 ИЮЛЬДӘ ЧЫГАЧАК 26 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Чулпан ГЫЙРФАНОВА.