Get Mystery Box with random crypto!

'ИРЛӘРЕН ДӘ КУЫП ЧЫГАРАЛАР, СӘХНӘГӘ АЛЫП ЧЫККАН КЕШЕНЕ ДӘ ОНЫТ | Акчарлак газетасы

"ИРЛӘРЕН ДӘ КУЫП ЧЫГАРАЛАР, СӘХНӘГӘ АЛЫП ЧЫККАН КЕШЕНЕ ДӘ ОНЫТАЛАР"
Рөстәм Сәрвәров белән әңгәмәдән өзек:

– Без сезне дисклар, китаплар гына чыгарасыз дип белә идек...
– Кассеталар, дисклар – үткән заман инде хәзер. Без флешкалар чыгарабыз. Халык та ияләнде, флешка мең сум торса да, алалар.

– “Безнең җырларны сатып, күбесе баеды инде” диючеләр бар, шуңа соравым...
– Артист килгәндә бөтен нәрсәгә риза була. “Танытыгыз, халыкка чыгарыгыз гына”, дип тора. Бер-ике тапкыр телевизордан күрсәтсәләр, “син кем, мин кем” башлана. Ирләрен дә куып чыгаралар, сәхнәгә алып чыккан кешене дә оныталар. Россия күләмендә дә бар бу әйбер. Ләкин анда җырчы бер продюсердан китсә, аның алдында бөтен ишекләр ябыла. Бездә, киресенчә, “Киттеңмени аннан, яхшы булган, кеше баетып ятма”, – дип икенче җирдә колач җәеп каршы алалар. Иң күңелсезе шул: әле ул җырчы өлгереп җитмәгән, эш тәртибен аңламый, ләкин йолдызлык чире харап итә шуны...

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ 29 МАРТТА ЧЫККАН 12 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.