Get Mystery Box with random crypto!

ТНВ Татарча

Telegram каналынын логотиби tvtnv — ТНВ Татарча Т
Telegram каналынын логотиби tvtnv — ТНВ Татарча
Канал дареги: @tvtnv
Категориялар: Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер: 3.40K
Каналдан сүрөттөмө

ТНВ - тәүлек әйләнәсендә татар һәм рус телләрендә эшли торган телеканал.
▪️ Безнең Vkontakte - https://vk.com/tnv_tatarcha
▪️ YouTube-канал - https://www.youtube.com/c/tnvtatar/featured
▪️ RuTube-канал - https://rutube.ru/channel/25056208/

Ratings & Reviews

4.50

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

1

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Акыркы Кабарлар 9

2023-04-07 17:28:01
Ялның беренче тәүлегендә Татарстанда суыта: төнлә -9 градус булачак.

УКЫРГА
1.3K views14:28
Ачык / Комментарий
2023-04-07 15:43:01
Совет районы суды башкала ипподромы директоры - Марат Гыйльфановны изоляторга җибәрде.

Җитәкче - элеккеге эшендә, вазифасыннан файдаланып, зур суммада акча үзләштерүдә гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 3 ел дәвамында ул токымлы атлар сатып алу суммасын - ялган итеп күрсәткән һәм дәүләттән субсидия алган. Хәзер Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы идарәсенең әлегә билгеле булмаган хезмәткәрләренә карата да эш ачылган. Суд залында билгеле булганнар турында - Рания Абдрахманова.
1.3K views12:43
Ачык / Комментарий
2023-04-07 14:17:01
“Киек каз юллары” җыры белән популярлык казанган мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов Украинадан ике атналык ялга кайткан.

https://tnv.ru/tat/news/show-business/312019-kiek-kaz-yullary-yry-bel-n-populyarlyk-kazangan-mobilizatsiyal-ng-n-artur-kh-s-nov-ukrainadan-ike-at/
1.4K views11:17
Ачык / Комментарий
2023-04-07 13:08:16
Нурлат һәм Әлмәт районнары чәчүгә чыкты.

Алар арпа чәчүгә тотынган. Әлеге культура салкыннарга бик бирешми. Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров республиканың берничә районында чәчүгә әзерлек белән танышты.

Хуҗалыкларда орлык җитәрлекме? Яз иртә килү - уҗымнарга тәэсир иткәнме? Барсы хакында да Алия Сабирова әзерләгән материалда.
1.3K viewsedited  10:08
Ачык / Комментарий
2023-04-06 20:25:24
"Илһам абый мине күргән саен, ник минем белән кочаклашып исәнләшмисең, ди иде. Әлфия апа хаман шаян иде. Сагындыра, бик тә сагындыра шул мизгелләр", - ди Зәйнәп Фәрхетдинова.

Әгәр сез дә юксынсагыз, 28 апрель «Пирамида» концертлар залында узачак "Үткәннәр сагындыра" кичәсенә рәхим итегез!

Билетлар: https://kzn.kassir.ru/koncert/krk-piramida/tknnr-sagyindyira-bolgar-radiosyi_2023-04-28
1.4K views17:25
Ачык / Комментарий
2023-04-06 16:24:35
«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең зур Гала-концерты

9 апрель
Сәгать 15:00
#ДанирСабиров #ТатарСүзе #ШАЯНТВ #ТНВ
1.3K views13:24
Ачык / Комментарий
2023-04-06 15:20:16
Кичә Ак Барс командасы җанатарларын җиңүе белән сөендерде.

Омскидагы өченче очрашуда алар Авангардтан овертаймда өстен чыкты. Киеренке көрәштә хәлиткеч голны Вадим Щипачев кертте. Сериядәге исәп хәзер безнекеләр файдасына 2:1, безнекеләр файдасына. Чираттагы уен җомга көнне Омскида узачак.

Шәп яңалыкмы?
әйе -
1.3K viewsedited  12:20
Ачык / Комментарий
2023-04-06 13:11:01
Диварлар күгәргән, түшәм ишелергә тора.

Юыну өчен 21 фатирга бер кран эшли. Җылы су бөтенләй юк. Башкаланың Фурманов урамы 25нче йортта яшәүчеләр шундый шартларда гомер итә. Бу проблемалар 19 ел элек капиталь ремонт булгач башланды, диләр. Кая гына мөрәҗәгать итмәгәннәр, әмма үзгәреш юк. Янәсе идарәче оешма сантехника җиһазларын төзәтүдән баш тарта, яңасын сатып алырга куша диләр. Бу йорт тулай торактан күп фатирлы йорт итеп үзгәртелгән. Хәзер ул кем карамагында? Аңа кем ремонт ясарга тиеш? Мәсьәләне Чулпан Касыймова өйрәнде.
1.3K views10:11
Ачык / Комментарий
2023-03-28 19:56:22
Бәйрәмебезнең мәртәбәле кунагы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов
606 views16:56
Ачык / Комментарий
2023-03-28 19:19:57
Тиздән дәрәҗәле жюри үз эшенә йомгак ясаячак һәм иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак.
686 viewsedited  16:19
Ачык / Комментарий