Get Mystery Box with random crypto!

ТНВ Татарча

Telegram каналынын логотиби tvtnv — ТНВ Татарча Т
Telegram каналынын логотиби tvtnv — ТНВ Татарча
Канал дареги: @tvtnv
Категориялар: Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер: 3.40K
Каналдан сүрөттөмө

ТНВ - тәүлек әйләнәсендә татар һәм рус телләрендә эшли торган телеканал.
▪️ Безнең Vkontakte - https://vk.com/tnv_tatarcha
▪️ YouTube-канал - https://www.youtube.com/c/tnvtatar/featured
▪️ RuTube-канал - https://rutube.ru/channel/25056208/

Ratings & Reviews

4.50

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

1

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Акыркы Кабарлар 3

2023-04-24 15:58:59
Бөек Җиңү көне алдыннан Казаннан Лисичанск шәһәренә Георгий тасмалары белән гуманитар йөк җибәрәләр. Аны Татарстан активистлары да илтә барачак. Тулырак - бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә.
810 views12:58
Ачык / Комментарий
2023-04-24 13:29:03
Искәндәр Сираҗи: "Кешене бүген зыян белән генә куркытып булмый, яшәү үзе зыянлы, аннан үләләр дигән әйбер бар"
996 views10:29
Ачык / Комментарий
2023-04-24 13:20:11
Татарстанда яшәүчеләр төньяк балкышын күзәтте

https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/314755-tatarstanda-yash-chel-r-t-nyak-balkyshyn-k-z-tte/
932 views10:20
Ачык / Комментарий
2023-04-24 11:34:03
Ел башыннан Татарстанда мөгезле эре терлек саны 7 меңгә кимегән

Барлык мал-туарның 1%ы. Әллә ни зур да тугел кебек. Тик көтүне күз алдына китерсәң, аз түгел, ди белгечләр. Кызыл зонада - терлекне бик күп киметкән 24 район бар.

Әмма терлек башын киметкән районнарның сые бармы? Чөнки хуҗалыкта сыер, авылда - ферма бетү - уйландыра торган фал. Сыер - ул авыл икътисадының станогы. Рания Абдрахманова ни өчен ел башында югалтуларның шулай зур булуын ачыкларга алынды.
951 views08:34
Ачык / Комментарий
2023-04-24 09:53:25
Җырчы Илсөя Бәдретдинова: "Бөтен зал белән еладык..."

https://tnv.ru/tat/news/show-business/314740-yrchy-ils-ya-b-dretdinova-b-ten-zal-bel-n-eladyk-/
1.1K views06:53
Ачык / Комментарий
2023-04-23 18:34:54
Әзергә-бәзердә, иркә-назда гына үскән буын балалары киләчәктә нинди әти-әни булыр икән? Әлеге сорауга Гүзәл Хисмәтуллина җавап бирергә тырышты
1.1K viewsedited  15:34
Ачык / Комментарий
2023-04-22 21:19:53
Татарстанда яллар +20 градус җылы белән тәмамланачак

https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/314717-tatarstanda-yallar-20-gradus-yly-bel-n-t-mamlanachak/
1.3K views18:19
Ачык / Комментарий
2023-04-22 20:06:55 “Үткәннәр сагындыра” концертына 2 кешелек чакыру билеты уйнатабыз


https://vk.com/wall-44121287_21151
1.2K viewsedited  17:06
Ачык / Комментарий
2023-04-21 14:49:54
Тоннель казу комплексы Ломжинская һәм Завойский урамнарын җир астыннан тоташтырды. Метро төзелеше ничек бара? Бу хакта “Татарстан хәбәрләре“ндә сәг. 18.30да карагыз!
1.3K views11:49
Ачык / Комментарий
2023-04-21 08:04:01
Татарстан Рәисе республика халкын Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр - Ураза гаете белән тәбрик итә

«Кадерле татарстанлылар! Сезне ихластан котлыйм. Бу изге айда миллионлаган мөселман күңелен рухи пакьләнүгә, миһербанлы гамәлләр кылуга юнәлтте.

Республиканың мөселман өммәте җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә, дини-мәгърифәти һәм хәйрия эшчәнлеге алып бара. Кешеләрнең иманын, әхлагын, гаиләсе өчен җаваплылык хисен көчәйтә барып, без илебезнең киләчәген төзибез.

Күптән түгел республика һәм Россия мөселманнары Идел буе Болгар дәүләтенең 1100 еллыгын билгеләп үтте. Безнең уртак тырышлык нәтиҗәсендә юбилей елының күпсанлы башлангычлары һәм проектлары лаеклы төстә гамәлгә ашар дип ышанам. Ураза бәйрәме киләчәккә якты өметләр һәм ышанычны көчәйтсен! Һәммәгезгә бәхет, тынычлык, һәм иминлек телим!» диелә котлауда.
1.4K views05:04
Ачык / Комментарий