Get Mystery Box with random crypto!

ТНВ Татарча

Telegram каналынын логотиби tvtnv — ТНВ Татарча Т
Telegram каналынын логотиби tvtnv — ТНВ Татарча
Канал дареги: @tvtnv
Категориялар: Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер: 3.40K
Каналдан сүрөттөмө

ТНВ - тәүлек әйләнәсендә татар һәм рус телләрендә эшли торган телеканал.
▪️ Безнең Vkontakte - https://vk.com/tnv_tatarcha
▪️ YouTube-канал - https://www.youtube.com/c/tnvtatar/featured
▪️ RuTube-канал - https://rutube.ru/channel/25056208/

Ratings & Reviews

4.50

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

1

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Акыркы Кабарлар 10

2023-03-28 18:54:52
Әлеге минутларда Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты уза.

Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм беренче тапкыр телевизион проект буларак тормышка ашырыла.
753 viewsedited  15:54
Ачык / Комментарий
2023-03-28 15:01:06
Казан шәһәренең Салмачы бистәсендә 20гә якын участок су астында калган. Баз һәм канализация чокырлары тулы су. Җирле халык аны насослар һәм шланглар ярдәмендә үзләре суырта. Бу хакта бүген кич "Татарстан Хәбәрләре"ндә.
889 views12:01
Ачык / Комментарий
2023-03-28 13:18:08
"Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында Фәридә Исмәгыйлова үзенең тормыш хәтирәләре, авыр вакытлары, күңелле мизгелләре белән уртаклашты.
Тулырак монда карый аласыз
1.0K viewsedited  10:18
Ачык / Комментарий
2023-03-28 11:06:40
Яшел Үзән районында яшәүчеләрне сукбай этләр куркуда тота.

Яшел Үзәннең Гәр микрорайонында яшәүчеләрне сукбай этләр куркуда тота. Төнлә дистәдән артык хуҗалыкның кош-корт һәм куяннарын буып чыкканнар. Йорт аралаш диярлек егермешәр, утызар баш тавыкны ботарлыйлар. Халык бу - хуҗасыз этләр эше дип уйлый. Язын алар аеруча активлашып киткән. Хатлар язалар, этләрне алып китәләр, колакларына чип киертеп тагын китерәләр. Бу хәлгә кайчан чик куелыр? Әлеге сорауга җавапны Инзилә Хөсәинова эзләде.
1.0K viewsedited  08:06
Ачык / Комментарий
2023-03-27 18:30:51
Яшел Үзәннең Татар Танае авылы су эчендә. Язгы ташудан килгән зыян нинди һәм бу проблеманы ничек хәл итәргә уйлыйлар - бу хакта бүген кич "Татарстан Хәбәрләре"ндә.
1.2K views15:30
Ачык / Комментарий
2023-03-27 16:08:43
Биектауда Халыклар дуслыгы йорты ачуларын телиләр.

Шундый үтенечен район халкы Фәрит Мөхәммәтшинга җиткерде. Ул әлеге мәсьәләне үз контроленә алырга вәгъдә итә. Монда халыклар дуслыгы ассамблеясенең күчмә утырышы үтте. Төрле милләтләрне берләштерүдә Биектау - Республикада үрнәк районнарның берсе булып тора. Бу хакта тулырак Инзилә Хөсәинова репортажында
1.2K views13:08
Ачык / Комментарий
2023-03-27 12:45:40
Ильмира Нәгыймова: "Кайчан кияүгә чыгасың?" дигән сорауга җавап биргән

https://tnv.ru/tat/news/show-business/309398-ilmira-n-gyymova-kaychan-kiya-g-chygasy-dig-n-sorauga-avap-birg-n/
1.3K views09:45
Ачык / Комментарий
2023-03-27 10:34:51
Дөбъяз авылы халкыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм.

Авылдашларына дип токмач кисәләр, урын-җир тегәләр. Алар, башка авыллар белән берләшеп, азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары әзерләгәннәр. Бер атна дигәндә 3 тонна гуманитар ярдәм җыелган. Биектау районыннан мондый ярдәм айга берничә тапкыр җибәрелә.
1.3K viewsedited  07:34
Ачык / Комментарий
2023-03-25 17:19:26
Бүген “Адымнар" тапшыруында нәрсәләр булачак? 20.00 сәг. карамый калмагыз!
662 views14:19
Ачык / Комментарий
2023-03-24 19:38:11
Илназ Галәвиев эше буенча сорау алулар дәвам итә.

Кичә Татарстанның Югары судында 175нче гимназиядә булган фаҗига белән бәйле эш буенча Илназ Галәвиевтан сорау ала башларга тиешләр иде. Әмма ул җавап бирүдән һәм нәрсә дә булса сөйләүдән баш тартты. Тулырак Инзилә Хөсәенова репортажында.
1.1K viewsedited  16:38
Ачык / Комментарий