“Яңа Гасыр” телеканалы Яңа елга кызыклы программа әзерләде.
22:05 сәгатьтә ТНВ каналы төшергән “Хәситә” мюзиклы премьерасы булачак.
23:50 сәгатьтә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ә 23:55 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлавы көтелә.
1 гыйнвар 00:05 сәгатьтән популяр алып баручылар һәм артистлар катнашында «Яңа Гасыр»да Яңа ел төне» дип аталган бәйрәм тамашасы башлана.
19:00 сәгатьтә тамашачылар “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премиясен карый алачаклар.