Get Mystery Box with random crypto!

'КАМАЗ-мастер' экипажы ТНВның Яңа ел мюзиклында төште ТНВ к | ТНВ Татарча

"КАМАЗ-мастер" экипажы ТНВның Яңа ел мюзиклында төште

ТНВ каналы тамашачылар өчен Яңа ел бүләге - "Хәситә" мюзиклын әзерли. Хәситә - татар хатын-кызларының борынгы бизәнү әйбере (кыйммәтле ташлар, тәңкәләр белән бизәлгән тасма).

Мюзиклның финал күренешләрен төшерү үткән төндә узды. Махсус моның өчен Казан күперләренең берсе вакытлыча ябылып торды, "КАМАЗ-мастер" спорт автомобильләре бәйрәм утлары белән бизәлде.

Мюзиклда тамашачылар татар эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар, Гүзәл Идрисова, Винарис Илъегет, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар һ.б. күрә алачаклар. Яңа ел төнендә безнең белән булыгыз!

Тулырак: https://tnv.ru/tat/news/kazan/290182-b-yr-m-bezg-kil-kamaz-master-ekipazhy-tnvny-ya-a-el-myuziklynda-t-shte-video/