Get Mystery Box with random crypto!

Башкала халкына, ишегалдында яуган карны чыгару өчен, өстәмә т | ТНВ Татарча

Башкала халкына, ишегалдында яуган карны чыгару өчен, өстәмә түләргә тәкъдим итәләр. Кеше санына карапмы, фатир зурлыгыннанмы, карның күпме явуын исәптә тотыпмы? Әлегә төгәл белмиләр. Әмма, идарәче компанияләр яңа эш схемасы буенча тәкъдим әзерли, халык фикерен белү өчен җыелыш үткәрергә әзерләнә.

Бездә кышның календарьдә генә өч ай булуын истә тотсак, кайбер елларның бик карлы булуын да исәпкә алсак, чыгым аз булмас. Игъланны кургән кайбер фатир хуҗалары санап чыгарган инде - кар өчен генә мең ярым түлисе булмагае диләр. Кар өчен түләтүнең асылында нәрсә ята?