Шимбә көнне Казанның 9 нчы гимназиясендә гадәттән тыш хәл килеп чыккан иде. Бишенче блокта идән плитәсе җимерелеп төшә, диварда ярыклар барлыкка килә. Директор безнең хәбәрчегә әйтүенчә, әлеге бина августта авария хәлендә дип табылган була. Анда ремонт барган. Хәзер бу корылманың торышы нинди булуын - белгечләр ачыклый. Шуннан соң гына балаларның кайда белем алачагы билгеле булачак. 1.8K views07:38