Get Mystery Box with random crypto!

30нчы августта кайда һәм ничек ял итеп булачак? Татарстанны | ТНВ Татарча

30нчы августта кайда һәм ничек ял итеп булачак?

Татарстанның төп бәйрәме - Республика көненә бер атна вакыт калып бара. Бәйрәм афишасы белән Казан мэриясендә таныштырдылар. Башкалада Аида Гарифулина, Uma2rman төркеме чыгышлары һәм салют көтелә. Шулай ук "Уйнагыз, гармуннар", "Казан сөлгесе" фестивальләре, ат чабышы һәм мәдәният-тарих белән таныштыручы махсус автобуслар да әлеге көннең бизәге булачак.