Get Mystery Box with random crypto!

Бездә яңалык ТНВда чыгучы 'Таяну ноктасы' тапшыруының составы | ТНВ Татарча

Бездә яңалык ТНВда чыгучы "Таяну ноктасы" тапшыруының составы алышына. Алмаз Гафиятов, эш урынын алыштыру сәбәпле, "Таяну ноктасы"н башка алып бармаячак.

Тапшыруда хәзер ике алып баручы эшләячәк. Алар сезгә безнең телеканал аша таныш булган Альберт Шакиров һәм Луиза Закирова.

Яңа алып баручылар белән эфирны бүген 19:00 сәгатьтә карый аласыз.