Get Mystery Box with random crypto!

Нурисә Фәсхетдинова әлеге үсемлек турында ишетеп түгел, аны кү | ТНВ Татарча

Нурисә Фәсхетдинова әлеге үсемлек турында ишетеп түгел, аны күреп белә. Зәһәрен үзендә тойганы бар. Яшь вакытында сыекчасы тән тиресен яндырган була.

Татарстанда соңгы 10 елда борщевик, ягъни балтырган үсә торган мәйданнар 10 тапкырга арткан. Җәй саен тәнен аның сыекчасы белән пешереп, 100 кеше хастаханәгә эләгә. Быел Сосновский балтырганына каршы көрәшү өчен моңарчы күрелмәгән күләмдә - 25 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу - былтыргыдан 5 миллионга күбрәк.