Get Mystery Box with random crypto!

Бәрәңге бакчалары су астында калган, умарта оялары агып киткән | ТНВ Татарча

Бәрәңге бакчалары су астында калган, умарта оялары агып киткән, ташкын булып аккан су эченнән бозауның башы гына күренеп тора торган була.

Теләче районының ике авылында - Олы Нырсы белән Мирәтәктә коеп яуган яңгыр әнә шундый зур зыян сала. Тагын бер авылда да зыянны әле исәплиләр генә. Бүген җыелып торган сулар булмаса да, бакчаларга керерлек түгел. Көчле ташкын хәтта авыл урамындагы үзара салым акчасына түшәлгән таш юлны да юып киткән. Хәзер аны яңадан саласылары була.