Get Mystery Box with random crypto!

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берничә прое | ТНВ Татарча

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берничә проект эшлибез. Былтыр «Бер-бер хәл» дигән күп серияле фильм төшерелгән иде. Шушы матур традицияне дәвам итәргә булдык, чөнки телебезне саклауда бу компаниянең роле бәхәссез. Сериал тамашачыны җәлеп итәр, телебезне саклап калу, үстерүдә булышыр дип уйлыйм», – диде Татарстанның Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.