Get Mystery Box with random crypto!

Татарстан Рәисе республика халкын Рамазан ае тәмамлану һәм Га | ТНВ Татарча

Татарстан Рәисе республика халкын Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр - Ураза гаете белән тәбрик итә

«Кадерле татарстанлылар! Сезне ихластан котлыйм. Бу изге айда миллионлаган мөселман күңелен рухи пакьләнүгә, миһербанлы гамәлләр кылуга юнәлтте.

Республиканың мөселман өммәте җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә, дини-мәгърифәти һәм хәйрия эшчәнлеге алып бара. Кешеләрнең иманын, әхлагын, гаиләсе өчен җаваплылык хисен көчәйтә барып, без илебезнең киләчәген төзибез.

Күптән түгел республика һәм Россия мөселманнары Идел буе Болгар дәүләтенең 1100 еллыгын билгеләп үтте. Безнең уртак тырышлык нәтиҗәсендә юбилей елының күпсанлы башлангычлары һәм проектлары лаеклы төстә гамәлгә ашар дип ышанам. Ураза бәйрәме киләчәккә якты өметләр һәм ышанычны көчәйтсен! Һәммәгезгә бәхет, тынычлык, һәм иминлек телим!» диелә котлауда.