Get Mystery Box with random crypto!

Көчле җил афәте. Татарстанда көчле давыл. Синоптиклар әйтүенч | ТНВ Татарча

Көчле җил афәте.

Татарстанда көчле давыл. Синоптиклар әйтүенчә, җилнең тизлеге урыны белән секундына 26 метрга җиткән булган. Республиканың әле бер, әле икенче районыннан шомлы хәбәрләр килә тора. Кайдадыр йорт, кайдадыр коры үлән яна. Машина өсләренә агачлар ава. Коймаларны, баганаларны аудара. Хәтта теплицалар очып йөри.

Рузәл Шәрипов бүгенге хәлләрне күзәтеп барды, һәм синоптиклардан җилнең кайчан тыначагы турында кызыксынды.