Get Mystery Box with random crypto!

Парк, скверларда талпаннарны агулый башладылар. Бер атна эчен | ТНВ Татарча

Парк, скверларда талпаннарны агулый башладылар.

Бер атна эчендә Татарстанда талпан кадалган кешеләр саны 3 тапкырга арткан. 4нче апрельгә 111 булсалар, бүгенгә 324. Казанда Кабан күле буен әлеге бөҗәкләргә һәм кимерүчеләргә каршы химик матдәләр белән эшкәртә башладылар. Яз иртә килгәнгә урман бетләре бик күп һәм алар тиз үрчи. Роспотребнадзорда әйтүләренчә, Казанда һәм тагын 29 районда энцефалит авыруы йоктыру ихтималы бар. Шуңа күрә Республика буенча 2 мең гектарга якын мәйданны эшкәртәчәкләр.