Актаныш районы Буаз Күл авылында берьюлы диярлек 5 йорт янып бетте. 20 минут эчендә йортлар кара күмергә әйләнәләр. Өйләрнең өчесе бер-берсе белән янәшә урнашкан, икесе урамның каршы ягында була. "Аларга ут шифер шартлап капты", -ди фаҗиганең шаһитлары. Әлегә янгынның төгәл сәбәбен әйтмиләр, тикшерү эшләре бара. "Бакчаларында чүп яндырган кешеләр аркасында чыккан" - дигән беренчел фараз бар. Ут салган матди зыян нинди, йортлары янып бетүчеләргә ярдәм күрсәтелерме? Актаныштан Инзилә Хөсәенова репортажы. 1.2K views09:05