Татарстан Югары судында Илназ Галәвиев эше буенча якларны тыңлау эше төгәлләнде. Гаепләнүче мәхкәмәдә үзенең соңгы сүзе белән чыгыш ясады. Узган утырышта прокурор Илдус Нәфыйков Галәвиевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләрен сораган иде. Беренче 5 елга төрмәгә утыртырга, калган вакытын - махсус режимдагы колониягә күчерергә тәкъдим итте. Адвокат җәзаны йомшартуларын сорап нинди дәлилләр китерә, Галәвиев килгән зыянны ничек капларга җыена? Суд залыннан Гөлназ Сәйфетдинова. 224 views07:28