Get Mystery Box with random crypto!

Диварлар күгәргән, түшәм ишелергә тора. Юыну өчен 21 фатирг | ТНВ Татарча

Диварлар күгәргән, түшәм ишелергә тора.

Юыну өчен 21 фатирга бер кран эшли. Җылы су бөтенләй юк. Башкаланың Фурманов урамы 25нче йортта яшәүчеләр шундый шартларда гомер итә. Бу проблемалар 19 ел элек капиталь ремонт булгач башланды, диләр. Кая гына мөрәҗәгать итмәгәннәр, әмма үзгәреш юк. Янәсе идарәче оешма сантехника җиһазларын төзәтүдән баш тарта, яңасын сатып алырга куша диләр. Бу йорт тулай торактан күп фатирлы йорт итеп үзгәртелгән. Хәзер ул кем карамагында? Аңа кем ремонт ясарга тиеш? Мәсьәләне Чулпан Касыймова өйрәнде.