Әлеге минутларда Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның
иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «
ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты уза.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «
Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм беренче тапкыр телевизион проект буларак тормышка ашырыла.