Get Mystery Box with random crypto!

Яшел Үзән районында яшәүчеләрне сукбай этләр куркуда тота. Я | ТНВ Татарча

Яшел Үзән районында яшәүчеләрне сукбай этләр куркуда тота.

Яшел Үзәннең Гәр микрорайонында яшәүчеләрне сукбай этләр куркуда тота. Төнлә дистәдән артык хуҗалыкның кош-корт һәм куяннарын буып чыкканнар. Йорт аралаш диярлек егермешәр, утызар баш тавыкны ботарлыйлар. Халык бу - хуҗасыз этләр эше дип уйлый. Язын алар аеруча активлашып киткән. Хатлар язалар, этләрне алып китәләр, колакларына чип киертеп тагын китерәләр. Бу хәлгә кайчан чик куелыр? Әлеге сорауга җавапны Инзилә Хөсәинова эзләде.