Get Mystery Box with random crypto!

Дөбъяз авылы халкыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташ | ТНВ Татарча

Дөбъяз авылы халкыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм.

Авылдашларына дип токмач кисәләр, урын-җир тегәләр. Алар, башка авыллар белән берләшеп, азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары әзерләгәннәр. Бер атна дигәндә 3 тонна гуманитар ярдәм җыелган. Биектау районыннан мондый ярдәм айга берничә тапкыр җибәрелә.