Казанда РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновны соңгы юлга озаттылар. Ул 89 яшендә вафат булды. Эмиль Җәләлетдинов - татар классик әсәрләрен иң оста башкаручы җырчыларның берсе иде. Данлыклы татар композиторлары белән турыдан-туры аралашкан, бергә иҗат иткән шәхес. Репертуарында 500дән артык җыр була. Хушлашу мәрәсименнән - Илгиз Шәкүров. 1.3K views14:30