Get Mystery Box with random crypto!

Казанда, чәчәккә алдан заказ биреп тә, букетсыз калган кешеләр | ТНВ Татарча

Казанда, чәчәккә алдан заказ биреп тә, букетсыз калган кешеләр бар. Түләнгән заказны "Клумба" - чәчәкләр кибете китермәде, ди кайбер сатып алучылар. Алар үз зарларын социаль челтәрдә дә язып калдыра, кибеткә барып та сәбәбен ачыкларга тырыша.

Анастасия Корсакова 8нче мартка әнисенә һәм әбисенә дип, интернеттан ике чәчәк бәйләменә заказ биргән булган. Көтә-көтә кич җитә, чәчәк тә юк, акча да түләнгән, ди ул. Булмаячагын аңлагач, телефоннан шалтырата башлый.