Get Mystery Box with random crypto!

200ләп кеше машиналарын кая куярга белми Казанның Меркурий то | ТНВ Татарча

200ләп кеше машиналарын кая куярга белми Казанның Меркурий торак комплексындагы 43нче йортта яшәүчеләр бу атна башында кыен хәлгә калган. Аларга дигән парковка әзер булмаганлыктан, бу кешеләрнең күбесе автомобильләрен юл читенә куеп калдыра торган була. Тик шушы көннәрдә анда "Туктап торырга ярамый" дигән билге куялар. Юл кырындагы машиналарны эвакуаторлар алып китә башлый. Халыкка исә бу хакта алдан хәбәр ителмәгән. Килеп туган хәлдән чыгуның юлы бармы - моны Гөлназ Сәйфетдинова белеште.