Get Mystery Box with random crypto!

Тулысынча әлеге хәерле эшне хуплыйм. Аллаһының рәхмәте яусын, | Тукай мәхалләсе🌙

Тулысынча әлеге хәерле эшне хуплыйм.
Аллаһының рәхмәте яусын, хәзрәтләр.
Бу фаҗига Эчкен(Йолдыз) авылы халкы өчен генә сынау түгел, ә бөтен татар халыгы өчен сынау. Менә шундый вакытта безнең бердәмлек кирәк!!!Тамчыдан күл җыела. Ин шә Аллаһ, бу хәерле эштә һәр татар, һәр мөселман үзен элешен кертер, дип өметләнәм, бигрәктә эшмәкәрләр. Аллаһыга шөкер, безнең Чувашстан татарлары андый вакытта ярдәмгә килә беләләр. Моны күктән алып әйтмим. Безнең гайләдә пожар сынауы белән сыналды. Ике мәртәбе йортыбыз янды(1980 елда бер кашыкта калмады, бөтен әйберебез янып китте, 2014 елда Әтәйләр йорты янды). 1991 елда бер туган апам пожарда вафат булды... Аллаһыга шөкер, Раббыбыз ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламады. Аллаһының рәхмәте яусын, туганнарга, авылдашларга, күрше авылда яшәүче милләттәшләргә, Чурачик авылындагы чуваш күршеләребезгә, авыр вакытта ярдәм кулы суздылар. Андый изгелек гомердә дә онытылмый.
Әтәй әлдә халыкка рәхмәтле. Безне, балаларын, шуңа да кешегә ярдәмчел булырга тәрбияләгәндер.
Дусларым, туганнарым, авылдашларым, милләттәшләрем, дин карәшләрем! Һәр берегезне бу изге эштә читтә калмаска чакырам. Кем күпме булдыра... Күз алдына китерик, целый авыл янып киткән! Туганы да, күршесе дә, авылдашы да ярдәм итә алмый, чөнки аңа үзенә ярдәм кирәк. Аллаһ ризалыгы өчен, милләттәшләребезне, дин кардәшләребезне бу бәла, әфәт белән ялгыз калдырмыйк!!!
Аллаһ безне мондый сынау белән сынамасын!
Хөрмәт белән Тукай авылыннан Әгъзам хаҗи Шакиров.( тел. 89053457091)