Get Mystery Box with random crypto!

ҖИТӘКЧЕБЕЗНЕ КОТЛЫЙБЫЗ! Нәкъ бүген, 5 январьда, өлкә 'Туган як | "Туган як" газетасы

ҖИТӘКЧЕБЕЗНЕ КОТЛЫЙБЫЗ!
Нәкъ бүген, 5 январьда, өлкә "Туган як"  газетасының баш редакторы  Олег Хөсәин улы ӘНДӘРҖАНОВ чираттагы туган көне уңаеннан матур котлаулар кабул итә. 
Тәҗрибәле җитәкче, үткен каләмле журналист, зирәк акыллы кеше буларак редакция коллективында, газета укучылар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр арасында абруе зур, сүзе үтемле аның.
Без җитәкчебезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, саулык, тыныч тормыш, гаилә бәхете телибез. Һәрвакыт шулай халкыбызның яраткан газетасы өчен бергәләшеп эшләргә язсын иде.
Туган көнегез белән Сезне
Чын күңелдән котлыйбыз!
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгегез –
Без калабыз шушы теләктә.
Хөрмәт белән туганякчылар!