Get Mystery Box with random crypto!

Вакыт сизелми үтә... Аланны монсулык биләп алган. Әйтерсең, әк | Бүләк 2022/2023

Вакыт сизелми үтә... Аланны монсулык биләп алган. Әйтерсең, әкият иле кинәт кенә тынып калган. Балачакның матур мизгелләрен бүләк иткән "Пионерия" агымындагы әйдаман апа-абыйларны сагыначакбыз әле... Күңелле булды безнең ял! Мавыктыргыч та, файдалы да чаралар истә калачак. Уйларны ерак җибәрми әле "Бүләк" аланы, сагынырбыз, юксынырбыз барыбыз да. Рәхмәт Сиңа, балачак иле!
Әти-әниләргә агым дәвамында таяныч булганнары өчен бик зур рәхмәт!